Капиталь ремонтка акча каян алына һәм без нәрсә өчен түлибез?

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Популяр сорауга җавап бирәбез: күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өчен акчалар ничек формалаштырыла һәм квитанцияләрдәге суммалар нәрсәне аңлата?

Капиталь ремонтка акча Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык фондыннан килә. Бу фонд, копилка кебек, төрле чыганаклардан акча җыя:

  • Түләү документлары нигезендә торак урыннар милекчеләренең «капиталь ремонт» статьясы буенча кертемнәр сыйфатында акчалары;
  • Районның җирле бюджеты акчалары;
  • Татарстан Республикасы бюджеты акчалары.

Капиталь ремонт планы автомат рәвештә «Торак фонды мониторингы» системасы белән формалаштырыла, анда йортларның барлык характеристикалары һәм параметрлары чагылдырылган.

Капиталь ремонт программасына түбәндәге эшләр керә:

  • Инженерлык системаларын ремонтлау: җылылык, электр, су һәм канализация.
  • Подвалларны, түбәләрне һәм фасадларны ремонтлау.
  • Лифтларны алыштыру.

Барлык эшләр дә катгый контрольдә тотыла: дәүләт экспертизасы, техник күзәтчелек һәм төзелеш контроле.

Расланган капремонт программаларын гамәлгә ашыру турында мәгълүматны Татарстан Республикасы торак фонды мониторингының мәгълүмати порталында һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында күрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International