Нагорное авылы халкы 56 капчык чүп җыйды

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Әлмәт районында язгы урам җыештыру эшләре дәвам итә!

Бүген Нагорное авылы халкы санкцияләнмәгән чүплекне бетерүгә юнәлдерелгән өмә үткәрү өчен берләште.

Авыл халкының уртак тырышлыгы белән 56 капчык чүп-чар җыелды.

Өмәдә катнашучыларның барысына да авыл җирлеге территориясен чисталыкка һәм төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International