«Нефтяник» хоккей командасы уенчылары Максим Кориневский һәм Денис Цуканов «Жаворонок» 55нче балалар бакчасының «Аленький цветочек» әзерлек төркеме балаларына бардылар.
Спортчылар балаларга хоккей турында сөйләделәр, осталык элементларын күрсәттеләр һәм бергәләп мавыктыргыч эстафеталарда катнаштылар.
Чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларның игътибарын спорт белән шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җәлеп итү максатында оештырылды.