«ГУАД» АҖ чокырларны карталар белән ремонтлауга кереште. Димәк, дефектларны нокталы ямау урынына хәзер юл өслегенең тулы бер участоклары алыштырылачак.
Бүген Түбән Мактамада Промышленная урамында иске өслекне фрезерлау эшләре алып барыла. Юл төзүчеләр яңа асфальт-бетон салу өчен нигез әзерлиләр. План буенча асфальт-бетон җәю иртәгә үк башланачак.
Тизлек режимын саклауны һәм эшләр бара торган урыннардагы вакыт билгеләренә игътибар итүне сорыйбыз!