18 апрельдә Әлмәттә эшкә урнаштыру ярминкәсе була

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

2025 елның 18 апрелендә «Россия эше» кадрлар үзәге «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабын үткәрәчәк.

Килүчеләрне эш бирүчеләрнең интерактив мәйданчыклары, укыту семинарлары, мастер-класслар, һөнәри юнәлеш бирү уеннары, тематик очрашулар, шулай ук мәшгульлек хезмәте белгечләре консультацияләре һәм башкалар көтә.

Предприятиеләр белән очрашулар планлаштырылган, анда эш эзләүчеләр үзләре өчен вакансияләрне карый һәм шәһәрнең һәм республиканың әйдәп баручы эш бирүчеләре белән әңгәмә узачак. Оешмалар өчен Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе - үз компанияң турында белдерү, презентация үткәрү, карьера мөмкинлекләре һәм корпоратив культура турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек.

Барлык теләүчеләрне чарада катнашырга чакырабыз: Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 98 йорт («Нефтьче» мәдәният йорты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International