«ГУАД» АҖ теплицаларында эш кайный

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

«ГУАД» АҖнең өч теплицасында үсемлекләрнең үсүе һәм үсеше өчен идеаль шартлар тудыру буенча актив эш дәвам итә.

Үсемлекләрне үстерү «маточник» теплицада башлана, анда орлык чәчәләр, шытымнарны карыйлар һәм пикировка үткәрәләр.

Үсентеләр ныгыгач, аларны башка теплицаларга үстерергә җибәрәләр. Монда корткычлардан һәм авырулардан эшкәртү, шулай ук ашламалар белән тукландыру бара.

Үсентеләрнең өзлексез килүен тәэмин итү өчен утыртуларның төгәл графигы оештырылган — һәр ике атна саен. Бу үсеп җиткән үсентеләрне вакытында күчереп утыртырга һәм кирәкле агротехник чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә.

«ГУАД» АҖ белгечләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә үсентеләрнең беренче партиясе Ленин мәйданын 9 майга бизәячәк.

Исегезгә төшерәбез, бу сезонда Әлмәттә 300 мең чәчәк утыртылачак. Алар арасында колеуслар, 9 төр петуния һәм 4 төр бәрхетлеләрне очратырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International