Гомумшәһәр киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова кадрлар карары турында игълан итте

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

9 апрельдә Ачык конкурс нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе вазыйфасына Зөбәерова Илсөя Минияр кызы билгеләнде.

Илсөя Минияр кызының муниципаль хезмәт өлкәсендә күпьеллык эш тәҗрибәсе бар. Гомуми эш стажы 30 елдан артык. 2016 елдан 2022 елга кадәр ул Әлмәт районының Мәмәт авыл җирлеге белән уңышлы җитәкчелек итте, ә аннары, 2022 елда, 10 нчы ТИҮ инженер-мөдире вазыйфасына күчте.

Илсөя Минияр кызын яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлыйбыз! Уңышлы эш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International