Әлмәттә “Эш бирүче” көне үткәрелде

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Әлмәт шәһәренең Эш һәм мәшгульлек үзәгендә чираттагы тапкыр “Эш бирүче көне” үткәрелде. Чарада Ижевск шәһәреннән “Оптима” ҖЧҖ вәкилләре катнашты. “Эш бирүче” көнендә үзәктә чиратта торучылар, эшсезләр, барлык теләк белдерүчеләр катнашты. Аларга сатучы-консультант белгечлекләре тәкъдим ителде. “Оптима” җәмгыятенә урнашырга теләүчеләр анкеталар тутырдылар, алар белән өстәмә әңгәмә уздырылачак.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International