Гүзәл Хәбетдинова махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына Батырлык орденнары тапшырды.
Үлгәннән соң бүләкләргә рядовой Әхмәдуллин Артур Наил улы, рядовой Абзалов Нияз Акрамович, рядовой Антонов Анатолий Степанович, рядовой Макаров Дмитрий Леонидович, рядовой Мельников Алексей Анатольевич, рядовой Насыйбуллин Ринат Марсель улы, рядовой Сәхәветдинов Наил Нәфис улы лаек булдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе һәлак булганнарның туганнарына бүләкләр тапшырганда, туганнарының кылган батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген без Ватанны намус белән саклаган һәм гаделлекне яклаган кешеләрнең батырлыгына хөрмәт күрсәтәбез. Аларның ныклыгы, батырлыгы һәм бурычларына тугрылыгы – безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Без һәлак булганнарның гаиләләре белән кайгыны уртаклашабыз һәм якташларыбызның батырлыклары белән горурланабыз. Сугышчыларның туганнары безнең ярдәмгә өметләнә ала», - дип ассызыклады Гүзәл Хәбетдинова.
Исегезгә төшерәбез, мобилизациянең беренче көннәреннән үк шәһәр администрациясе хәрбиләрнең гаиләләренә медицина, психологик, социаль, хокукый һәм көнкүреш ярдәме күрсәтә. Гамәлләрне координацияләү өчен хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» оператив штабы булдырылды. 8(8553) 26-01-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.