«Профессионалитет» гамәлдә: Әлмәт политехник техникумында Ачык ишекләр көне

2025 елның 12 апреле, шимбә

Ачык ишекләр көне - булачак абитуриентлар өчен уку йорты, студентлар тормышы, әзерлек юнәлешләре, керү кагыйдәләре белән танышырга һәм укытучылар белән аралашырга мөмкинлек бирә торган мөһим чара. Бу укучыларга булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә.

12 апрель көнне Татарстан Республикасының алдынгы һөнәри белем бирү уку йортларының берсе булган Әлмәт политехник техникумы (ӘПТ) Бөтенроссия Бердәм ачык ишекләр көненә кушылды. Бу көнне 2000нән артык кеше — 8-11 сыйныф укучылары, аларның әти — әниләре һәм укытучылары техникумга килделәр.

Булачак 588 абитуриент өчен «Профессионалитет» федераль проекты амбассадорлары сыйныф сәгате үткәрделәр, ӘПТда укуның өстенлекләре һәм яңа белем бирү программалары турында сөйләделәр. Укучыларга «Профессионалитет»ның кыйммәтләрен һәм абруйларын аңлаттылар һәм барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

423 укучы мастер-классларда һәм экскурсияләрдә катнашты, техникумның заманча матди-техник базасы белән танышты. Балалар югары технологияле җиһазларда һөнәри пробалар уздылар һәм сайлаган һөнәрләре буенча беренче практик тәҗрибә тупладылар. Бу аларга булачак белгечлекнең үзенчәлеген яхшырак аңларга һәм үз мөмкинлекләрен бәяләргә мөмкинлек бирде.

Ачык ишекләр көне алдыннан укучылар шәһәрнең алдынгы предприятиеләренең җитештерү объектларында булдылар һәм «Профессионалитет» кластерына керүче компанияләр вәкилләре белән аралаштылар. Мондый очрашулар балаларга реаль эш урыннары һәм заманча производство таләпләре турында күзаллау бирде.

Укучыларның ата-аналары өчен техникум җитәкчелеге уку залында турыдан-туры онлайн-трансляция белән җыелыш үткәрде. Бу ата-аналарга техникум турында мәгълүмат алырга һәм уңайлы форматта сораулар бирергә мөмкинлек бирде.

ӘПТда Бердәм ачык ишекләр көне һөнәри юнәлеш бирү эшенең мөһим этабына әверелде һәм өлкән сыйныф укучыларына булачак һөнәр сайлауга якынаерга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International