14 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Димәк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Быел янгынга каршы режимның төп үзенчәлеге – бу чорда республиканың бөтен территориясендә учак ягуны, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю.
Режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен штрафлар каралган:
- Гражданнар: 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр.
- Вазифаи затлар: 30 000 сумнан 60 000 сумга кадәр.
- Юридик затлар: 400 000 сумнан 800 000 сумга кадәр.
Табигатьтә катгый тыелган:
• Янгын куркынычы зур булу яки гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә булу сәбәпле, урманда булу тыелган вакытта
•Үләнгә ут төртергә, чүп-чарны калдырырга һәм яндырырга
•Янгын куркынычы булган сезонда һәм җиһазландырылмаган урыннарда учаклар ягарга
• Сүнмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен җиргә ташларга
• Очкын чыгара торган төзек булмаган транспортны файдаланырга
• Пиротехниканы кулланырга
Табигый янгыннар турында хакыйкать:
• Кипкән үләнне яндыру талпаннар белән көрәшергә ярдәм итми. Алар урман читендә һәм аланнарда тереклек итәләр һәм, куркыныч барлыгын тоеп, күчеп йөриләр.
• Коры үләнгә ут төртү табигатькә зыян китерә. Ут төрткәндә үсемлекләрнең бөерләре һәм орлыклары, файдалы микроорганизмнар һәм вак хайваннар һәлак була.
• Кара урман кисүчеләр җинаятьләрне яшерү өчен урман янгыннары оештырмыйлар. Янгыннан соң һәрвакыт аның сәбәбе ачыклана, җинаятьчеләр, киресенчә, үзләренең законсыз эшчәнлекләренә игътибар җәлеп итмәскә тырышалар.