Ф. З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте барлык теләүчеләрне Ачык ишекләр көненә чакыра

2025 елның 11 апреле, җомга

Ф. З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте үз тормышларын музыка, иҗат белән бәйләргә хыялланучыларны 13 апрель көнне 11.00 сәгатьтә Ачык ишекләр көненә чакыра!

Чара программасында:

• Талантлы укытучылар һәм студентлар белән очрашу

• Белгечлекләр һәм укырга керү кагыйдәләре турында мәгълүмат

• Концерт программасы

Музыка көллияте турында күбрәк белү һәм үзегезнең музыкаль хыялыгызга беренче адым ясау мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз!

Чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International