Әлмәттә «Куркынычсызлык мәктәбе» юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган педагогларның шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды.
Чара кысаларында педагоглар шәһәр һәм райондагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын анализлау белән таныштылар, шулай ук индивидуаль мобильлек чараларыннан файдаланучылар һәм мототранспорт йөртүчеләр өчен кагыйдәләр турында җентекле мәгълүмат алдылар. Юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру буенча балалар һәм ата-аналар белән эшләүнең оригиналь формаларын кертүгә аерым игътибар бирелде. Мастер-класс барышында педагоглар юл билгеләре буенча белемнәрен ныгыттылар һәм «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» ДБУдан методик әдәбият алдылар.