Быел Татарстан Республикасының пространство Планлаштыру институты Әлмәт агломерациясенең социаль-икътисадый һәм пространство үсеше мастер-планын эшләргә кереште. Әлеге документ 2050 елга кадәр Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнарының үсешен билгеләячәк.
Агломерацияне яхшырак итү буенча тәкъдимнәрегез бармы? Алар белән безнең сайтта уртаклашыгыз! Әзерләүчеләр барлык идеяләрне караячак һәм мастер-план формалаштырганда аларны исәпкә алачак.
Моннан тыш, сезне транспорт мәсьәләсендә һәм шәһәр мохите сыйфаты буенча сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезнең җаваплар агломерация чикләрендәге төп мәдәни, көнкүреш, транспорт һәм икътисадый элемтәләрне өйрәнергә ярдәм итәчәк.