Әлмәт районы 2025 елгы чәчү кампаниясенә әзерләнә!
Язгы кыр эшләренә җәлеп ителгән техниканың әзерлеге 100% тәшкил итә. Бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 1 гектар чәчүлек мәйданына 53,2 кг гамәлдәге матдә сатып алынган һәм тупланган.
Бүгенге көндә кырларда бар куәткә тырмалау бара – туфракны чәчүгә әзерләүнең мөһим этабы. Ул кыр өслеген тигезләргә, туфрак кабыгын җимерергә һәм дымны сакларга мөмкинлек бирә, бу исә орлыкларның уңышлы шытуы өчен төп фактор булып тора.