«Автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставы» 2007 елның 8 ноябрендәге 259-ФЗ номерлы Федераль законның 20 статьясындагы 22 өлеше нигезендә транспорттан балигъ булган зат озатуыннан башка йөрүче һәм юл йөрү өчен түләмәгән уналты яшькә кадәрге балаларны төшереп калдыру тыела. Әлеге чара транспорт төренә бәйсез рәвештә шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара маршрутлар буенча барганда гамәлдә була.
Транспорттан уналты яше тулмаган, юл йөрү өчен түләүне расламаган балигъ булмаган баланы мәҗбүри төшереп калдыру Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 11.33 маддәсенең 2.1 өлеше буенча машина йөртүчегә биш мең сум, ә вазыйфаи затларга егерме мең сумнан утыз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Моннан тыш, Россия Федерациясе законнарында көч куллану, сәламәтлеккә зыян китерү, мөлкәтне юк итү яки зарарлау очракларында, шулай ук ташучы вәкиленең гамәлләре баланы тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч хәлдә ярдәмсез калдыруга китергән очракта җинаять җаваплылыгы каралган.