9 апрельдә Әлмәттә «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына Әлмәт районында яшәүчеләрдән кергән хәбәрнамәләрне карауга багышланган эшлекле киңәшмә узды. Очрашу әлеге платформа аша килгән заявкаларның үтәлешен тикшерү зарурлыгы белән бәйле рәвештә оештырылды.
Киңәшмәдә республика системасының баш модераторы, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов, шулай ук җаваплы башкаручылар, хокук саклау органнары, тормышны тәэмин итү хезмәтләре һәм идарәче компанияләр вәкилләре катнашты.
Фикер алышуның төп темасы «Халык контроле» аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең сыйфаты һәм вакытында эшкәртелүе булды. Гаризаларның күпчелеге юлларның торышына һәм территорияләрне төзекләндерүгә бәйле мәсьәләләргә кагылган.
Сәрия Сабурская Әлмәт районында яшәүчеләрдән килгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлешенә анализ ясады. Озак вакытлар карарсыз калган уведомленияләргә аерым игътибар бирелде.
Татарстан омбудсменын тоткарлыкларның сәбәпләре генә түгел, проблема белән мөрәҗәгать иткән гражданнар өчен көтү вакытын кыскарту юллары да кызыксындырды. Шәһәр хезмәтләре вәкилләре һәр проблемалы вәзгыять буенча тәфсилле шәрехләр бирделәр, аерым заявкаларны гамәлгә ашырганда килеп туган кыенлыкларны аңлаттылар һәм чишелеш вариантларын тәкъдим иттеләр. Кайбер гаризалар буенча фикер алышу нәтиҗәсендә гамәлгә ашыру процессын тизләтү өчен мөмкинлекләр табылды, шулай ук проблема хәл ителгән очраклар ачыкланды, әмма бу хакта мәгълүмат «Халык контроле» системасына вакытында кертелмәгән. Системада заявкалар статусын вакытында һәм төгәл яңартуның мөһимлеге ассызыкланды.
Киңәшмә йомгаклары буенча җаваплы затларга хезмәтләр арасындагы хезмәттәшлекне яхшыртуга һәм гражданнар мөрәҗәгатьләренә җавап бирүнең оперативлыгын арттыруга юнәлдерелгән конкрет йөкләмәләр бирелде. Проблеманы оператив хәл итү мөмкин булмаган очракларда халык белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү зарурлыгына һәм тоткарлыкларның сәбәпләрен аңлатуга аерым игътибар бирелде.
«Срокларга игътибарлырак булырга кирәк», - дип ассызыклады Сәрия Сабурская киңәшмәгә йомгак ясап. - «Гражданнар безгә мөрәҗәгать итә икән, димәк, алар безгә өметләнә, һәм безнең бурыч-әлеге өметләрне аклау, алар очраткан проблемаларны оператив һәм сыйфатлы хәл итүне тәэмин итү».
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова проблемаларны формаль хәл итүгә карата кырыс позициясен белдерде: «Сүздән гамәлләргә күчәргә вакыт. Күпме халыкны вәгъдәләр һәм язулар белән туендырырга мөмкин? Алай булмый. Бүген безгә конкрет мисалларда хаталарны күрсәттеләр. Җаваплы затлардан срокларның үтәлешен һәм эшләрнең сыйфатлы башкарылуын контрольгә алуларын сорыйм. Әгәр үтәүнең конкрет вакытын билгелисез икән, димәк, эшләнергә тиеш!»