9 апрель көнне Әлмәттә депутатлар, прокуратура, контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре, Совет һәм Башкарма комитет җитәкчеләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелган Әлмәт муниципаль районы Советының илле өченче сессиясе узды.
Башкарма комитетның зур залында узган утырышта депутатлар районның финанс һәм социаль өлкәләренә кагылышлы өч мәсьәләне карадылар.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына Әлмәт муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү булды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина Советның 2024 елның 11 декабрендәге 329 номерлы карарына кертелгән үзгәрешләр турында җентекле доклад белән чыгыш ясады.
Депутатлар икенче мәсьәлә итеп Әлмәт муниципаль районында чаралар үткәрүгә вәкиллек чыгымнары турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертүне карадылар. Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Әнүзәр Юнысов советның 2015 елның 16 июнендәге 476 номерлы карарына кертелгән үзгәрешләр турында доклад белән чыгыш ясады.
Өченче мәсьәлә Әлмәт муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына төзәтмәләр кертү булды. Район мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Бурлакова Советның 2024 елның 13 августындагы 308 номерлы карарына кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде.
Барлык өч мәсьәлә буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча, тәкъдим ителгән карар проектлары Әлмәт муниципаль районы Советы депутатлары тарафыннан бертавыштан кабул ителде.