Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ заказы буенча» «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшергән «Кеше китә, җыры кала» телесериалы тәкъдир ителде. Күп серияле картинаның нигезенә мәшһүр татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тарихның борылыш елларында татар халкының катлаулы язмышы турында бәян иткән шул ук исемле повесте салынган.
Тамашачыларга сәламләү сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, шулай ук Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Исмәгыйлева.
«Бүген безнең тарихи тамырларыбызны, туганнарыбызны искә төшерү мөмкинлеге бар. Бу — ата-бабаларыбызны искә алу, үз җиребезнең тарихын аңлау һәм тою мөмкинлеге», - диде Гүзәл Хәбетдинова.
Масштаблы проектны булдыру «Татнефть» хәйрия фонды һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән мөмкин булды.
Презентация кысаларында тамашачылар атмосферага чумып һәм барган вакыйгаларның драматизмын тоеп, сериалның бер сериясен бәяли алдылар.
«Кеше китә, җыры кала» сагасы – XX гасырның 1930-1960нчы елларында гади татар авылы Кара чыршысында яшәүче берничә буынның тормышы турындагы ачы тарих. Тамашачылар, Бөек Ватан сугышының авыр елларын аеруча кискен кичереп, аларның шатлык һәм кайгы-хәсрәтләренең шаһиты булачак.
Сериалны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтү 2025 елның апрель ахырына планлаштырылган һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак.