Бүген, 9 апрельдә, Әлмәт районында Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу һәм авыл халкына бәйрәм кәефе бүләк итү максатыннан оештырылган «Җиңү мае» масштаблы акциясенә старт бирелде. Беренче чара бүген Кичү авылы мәдәният йортында узды.
Акция кысаларында, 9 апрельдән 25 апрельгә кадәр, фронт концерт бригадалары авыл мәдәният йортларына барачак, анда бәйрәм концертлары һәм кызыклы мастер-класслар булачак.
Тамашачылар сугыш еллары атмосферасына чума, совет халкының батырлыгына багышланган яраткан җырлары һәм шигырьләре белән ләззәтләнә алдылар. Моннан тыш, авыл халкы Бөек Җиңүгә багышланган иҗади мастер-классларда катнашты һәм үз куллары белән истәлекле сувенирлар булдырды.
Киләсе чара иртәгә, 10 апрельдә Апак мәдәният йортында узачак.
Барлык теләүчеләрне дә катнашырга чакырабыз!