Бүген «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясендә шәһәр студентларының V съезды уза!

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Гимназиянең икенче катында уку йортлары ярминкәсе оештырылды, анда шәһәрнең көллиятләре, техникумнары һәм югары уку йортлары үзләренең белем бирү программаларын һәм инновацион проектларын тәкъдим итәләр.

Узган ел Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы студентлары командасы «Беренчеләр хәрәкәте» белән бергә 227 мең сум күләмендә Росмолодеж Грантын отты. Проектның максаты-балалар йортларындагы, балалар бакчаларындагы, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күләгә театрын күрсәтүне оештыру.

Шулай ук шәһәр студентларының V съезды кысаларында «Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасының Әлмәттәге җирле бүлекчәсе рәисе сайланачак.

Әлмәтнең 8 урта һөнәри һәм 2 югары уку йортында белем алучы яшьләрнең гомуми саны 9 меңгә якын кеше тәшкил итә. Аларның 7 меңнән артыгы көндезге форматта укый.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова съездда катнашучыларны сәламләде һәм студентларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International