Әлмәт сусаклагычы яр буе Россия Федерациясенең иң яхшы төзекләндерү практикалары реестрына кертелгән.
2017 елдан Россия Төзелеш министрлыгы ел саен иң якты һәм нәтиҗәле төзекләндерү проектларын билгеләп үтә.
Сайлауда гамәлгә ашыру сыйфаты, социаль һәм икътисадый нәтиҗә, тәкъдим ителә торган карарларның инновациялелеге һәм кирәклеге исәпкә алынды.
Быел конкуренция аеруча югары булды: конкурска илнең 88 төбәгеннән 396 гариза килде. Бары тик 48 проект кына, шул исәптән Әлмәт сусаклагычы яр буе да, экспертларның югары бәясенә лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге объект «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында төзелгән иде. 2025 елда программа «Яшәү өчен инфраструктура» дигән яңа исем астында үсешен дәвам итәчәк.