Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган репетицияләр һәм тантаналы чаралар уздыру уңаеннан Әлмәттә транспорт чаралары хәрәкәте туктатылачак:
- 5 майдан 8 майга кадәр 13:00 дән 17:00 гә кадәр: - Ленин урамын (Заслонов урамыннан Радищев урамына кадәр) һәм Ленин урамына ишегалларыннан чыгу юлларын ябу;
- 9 майда 06:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр: - Тимирязев урамындагы (Радищев урамыннан М. Җәлил урамына кадәр)участокны ябу;
- 9 майда 06:00 дән 23:00 гә кадәр: - Ленин урамындагы участокны ябу (Мәрҗани урамыннан Чехов урамына кадәр); - 9 майда 06:00 дән 23:00 гә кадәр: - Гагарин урамын ябу.
Транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча ябу чорында транспорт чаралары Мәрҗани, Белоглазов, Чехов, Лермонтов урамнары буйлап йөриячәк.
Шәһәр халкын бу көннәрдә сәфәрләрен планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуларын сорыйбыз.