Юл-транспорт һәлакәте ике яшь гомерне өзгән

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
10 ноябрьдә 18:10 сәгатьтә Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 62нче километрында Әлмәттән Зәй шәһәренә таба юл тоткан "CHEVROLET LACETTI" машинасын йөртүче тизлек режимын боза һәм каршы як юлга чыгып "IVECO STRALIS" машинасына килеп бәрелә.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "CHEVROLET LACETTI" руле артында булган зат һәм аның юлдашы вакыйга булган урында ук вафат булалар. Арткы утыргычта утырган бала исә тән җәрәхәтләре белән Зәйнең үзәк район шифаханәсенә озатыла.

10 ноябрьдә исә иртәнге бишенче яртылар тирәсендә Бигәш урамы, 117нче йортка каршы "ВАЗ 21140" машинасы руле артында булган 1989 елгы шофер сәламәтлек өчен куркынычсыз булган тизлекне сайламый һәм машина белән идарәне югалта. Нәтиҗәдә каршы як полосага чыга һәм каршылыкка, электр тапшыру линиясенә килеп бәрелә. Машина руле артында булган зат башына зыян килеп, медсанчастька озатыла, дип хәбәр итә

http://almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International