ТР Иҗтимагый палатасында үтә күренмәле хәйрия көнен үткәрү инде традициягә әверелде, һәм менә 7 апрельдә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге грант конкурсларында җиңүче булган коммерцияле булмаган оешмалар үз эшләре турында кабат сөйләячәкләр, проектларны гамәлгә ашыру турында җентекле хисаплар бирәчәкләр.
Чара 2025 елның 7 апрелендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында (Казан шәһәре, Батурин ур., 7А йорт, 137 зал) узачак.