«Светсервис» МУП хезмәткәрләре бүген бөтен коллектив белән шәһәр территорияләрен җыештыру өмәсендә катнаштылар.
Предприятие директоры Җәүдәт Сөләйманов сүзләренә караганда, уртак тырышлык нәтиҗәсендә ике КамАЗ чүп-чар җыелган.
«Хөрмәтле коллегалар, өмә оештырган өчен зур рәхмәт, бигрәк тә кызлар, үзләренең нәфис куллары белән 2 КамАЗ чүп - чар җыйдылар», - дип билгеләп үтте Җәүдәт Сөләйманов эшчеләр чатында.