Креатив индустрияләр мәктәбе 12-17 яшьлек балаларны бушлай укырга чакыра

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

2025 елның 1 апреленнән «Креатив индустрияләр» белем бирү программасына җыю ачылды.

Укулар 6 студиядә узачак:

  • интерактив цифрлы технологияләр VR/AR/XR
  • анимация
  • дизайн
  • фото-һәм видео җитештерү
  • заманча электрон музыка
  • тавыш режиссурасы һәм саунд-дизайн

Уку 2 ел дәвам итә.

Документлар Әлмәт шәһәренең Гафиятуллин ур., 68 адресы буенча кабул ителә.

Документларны кабул итү графигы: дүшәмбе - җомга көннәрендә 08.00 дән 18.00 гә кадәр (төшке аш 11.00 - 12.00).

Укучыларны кабул итү ата-ана шәхсән үзе документларның тулы пакетын күрсәткәндә гамәлгә ашырыла:

- ата-ананың язма гаризасы (документлар тапшырганда тутырыла);

- баланың туу турында таныклыгы күчермәсе (яисә 14 яшькә җиткән затлар өчен паспорт күчермәсе);

- мәгариф учреждениесеннән белешмә (мәктәп, балалар бакчасы);

- баланың СНИЛС күчермәсе.

Тулырак мәгълүматны 8 (8553) 26-10-74 телефоны аша белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International