Әлмәткә концерт белән испан гитаристы Оскар де Кармен килә

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
14 ноябрьдә Әлмәт татар драма театрында испан гитаристы Оскар де Кармен концерты узачак.

Оскар де Кармен – традицион фламенконы башкаручы мәшһүр испан гитаристы. Ул 1999нчы елда Кальярида (Италия) узган IV халыкара конкурс лауреаты була. 2003нче елда - Малагада (Испания) фламенко гитарасы «Alhaurin de la Torre» V конкурс лауреаты, 2007нче елда - Мурсиядә (Испания) фламенко «Ниньо Рикардо» халыкара конкурсы лауреаты.

Оскарның халыкара танылуы Ауропа һәм Төньяк Америка буенча турнедән башлана. Ул Германия, Аргентина, Австралия, Австрия, Белоруссия, Болгария, Канада, Испания, Франция, Италия, Польша, Рәсәй һәм башка илләрдә узган гитара фестивалләрендә катнаша.

Оскар де Кармен Пако де Люсия, Педро Сьерра, Ана Реверте, «Talegón де Kordoba» кебек мәшһүр артислар белән дә эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International