Әлмәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек дәвам итә. Чараларның берсе — «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясендә катнашу булачак.
Бүген, 1 апрельдә, Ленин мәйданында һәм Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркына керү урынында теләгән һәркем «Җиңү волонтерлары» кулыннан тасма алды, шулай ук аны булдыру тарихын тыңлады һәм аның илебез өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында белде.
Акция 1 апрельдән 9 майга кадәр шәһәрнең сигез урынында, атап әйткәндә, «Сәламәтлек» паркында, «Панорама» сәүдә үзәгендә, яшьләр үзәге мәйданында, Ленин мәйданында, «Магнит» гипермаркетында, «Мактама парк» сәүдә үзәгендә, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында, шулай ук район башкарма комитеты бинасында узачак.