“Халык корреспонденты” бәйгесе

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
“Ретро” вокаль инструменталь ансамбль кабаттан үзенең бию сезонын башлады. 20 ел дәвамында “Ретро”ның бер генә чыгышын да калдырмаган актив ветераннар кичәнең актив катнашучылары булдылар.

“Ретро” ның алыштыргысыз житәкчесе , ТР Атказанган артисты , аккордеонист Владимир Кахичко. Аның белән бергә музыкантларның бердәм командасы Аркадий Исхаков, Татьяна Васянина, Рафис Миннәхмәтов, Илдар Нурлыгәрәев эшли. Агымдагы елда яңа биюләр һәм музыкаль композицияләр өйрәнү күздә тотыла.

Ветераннарның буш вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрүгә “Ретро” клубы үзеннән лаеклы өлеш кертә. Һәр атнаның якшәмбесендә Муса Жәлил урамы, 17а йорт адресы буенча кичке 5тә клубка чакырабыз.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International