1604 катнашучы һәм МХО ветераны анкета тутырып эссе язган инде. Алар арасында сугышчан биремнәрне үтәгән өчен югары дәүләт бүләкләренә лаек булган 79 сугышчы бар.
Катнашучылар гаризалары 18 февральдән 30 мартка кадәр кабул ителде. Икенче этап 2 апрельдән 5 апрельгә кадәр онлайн-тест формасында узачак.
«Батырлар. Татарстан геройлары» - ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган» «Геройлар вакыты» федераль программасы аналогы.
Исегезгә төшерәбез, программа ветераннарга һәм МХОда катнашучыларга дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә перспективалы җитәкчеләр командасының бер өлеше булырга мөмкинлек бирә.
Программа турында күбрәк безнең карточкалардан һәм проект сайтында белегез – batyrlar-rt.ru.