Әлмәт районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерләнәләр. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов хәбәр итте.
«Татнефть» компаниясе ярдәме белән истәлекле датага Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган тугыз хәрби мемориал һәм һәйкәлләр реставрацияләнәчәк.
Мемориалларны яңарту эшләре инде алып барыла.