Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек башланды. Истәлекле датага әзерлек кысаларында шәһәрнең җәмәгать транспортын рәсмиләштерә башладылар.
29 берәмлек җәмәгать транспорты бәйрәм логотибы һәм «Бөек Җиңү бәйрәме белән» язуы белән бизәләчәк.
Шәһәр урамнарында бәйрәмчә бизәлгән транспортны якын арада күрергә мөмкин булачак.