Кичә Татарстан Республикасы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында узган «Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр Союзы» РООР хисап җыелышында 2024 елда Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре арасында хезмәтне саклау эшен иң яхшы оештыруга республика конкурсына йомгак ясалды.
Шәһәрләрне һәм җирлекләрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту, юл-күпер хуҗалыгын ремонтлау һәм эксплуатацияләү, ремонт-төзелеш эшләре, шәһәрне яктырту, чүп эшкәртү һәм каты көнкүреш калдыкларын күмү предприятиеләре һәм оешмалары арасында беренче урынны «Светсервис» МУП алды.