Язгы каникуллар вакытында Әлмәттә 7нче мәктәпнең яшь хәрәкәт инспекторлары мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен уен рәвешендә искә төшерү өчен 57нче «Соловушка» балалар бакчасында булдылар.
Юл хәрәкәте иминлеге турындагы белемнәрен яшьтәшләренә генә түгел, ә киләчәктә беренче сыйныф укучыларына да тапшырып, Юидолылар сабыйларда дөрес күнекмәләр һәм гадәтләр булдырырга тырышалар.
Очрашу азагында һәр балага, алган белемнәрен ныгыту өчен, яктылыкны кире кайтара торган элемент (фликер) һәм тематик буяу бүләк ителде.