Бүген Халыкара театр көне билгеләп үтелә!

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Халыкара театр көне-актерларга, режиссерларга, драматургларга һәм театр сәхнәсендә тылсым эшләүчеләргә багышланган бәйрәм.

Театр - ул тамаша гына түгел, ул безнең тормышыбызның көзгесе, безнең хисләребезнең һәм кичерешләребезнең чагылышы. Бу хис-кичерешләр туа торган, тарихлар җанлана һәм сулыш ала торган урын.

Менә инде 80 елдан артык безнең Әлмәт татар дәүләт драма театры тамашачыларны сөендерә һәм илһамландыра. Кадерле артистлар, осталыгыгыз, талантыгыз һәм сәнгатькә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сезгә иҗади уңышлар, илһам һәм тулы заллар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International