Язны чиста урамнар белән каршы алырга район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова чакырды.
Экологик икеайлык башлануын да көтмичә, юл хезмәтләре җәмәгать транспортының тукталыш павильоннарын җыештыруга кереште: тукталышларны юалар, игъланнардан һәм чүп-чардан чистарталар. Эшләр Ленин урамының кояшлы ягыннан башланды һәм әкренләп шәһәрнең барлык тукталышларын колачлаячак.
Иртәгәдән шәһәр юлларына ком җыю өчен тузан суырткычлар һәм смета чыгачак.