«Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге» ДБУ тәүлек буе эшли торган 8-800-555-22-20 бердәм номерлы яшьләр ышаныч телефонын үстерү һәм популярлаштыру эшен оештыручы итеп билгеләнде.
Яшьләр ышаныч телефоны-Татарстан Республикасының яшь гражданнары өчен 24/7 режимындагы аноним психологик ярдәм. Яшьләрнең ышаныч телефонын булдыруның максаты-кискен тормыш хәлләренә, аларның хокукларын һәм ирекләрен яклауга, гаиләдәге конфликтлы мөнәсәбәтләргә, җенесләр арасындагы мөнәсәбәтләргә, яшьләрнең физик һәм психологик сәламәтлегенә, профессиональләшүенә, социаль дезориентациясенә һәм адаптациясенә бәйле мәсьәләләр буенча яшьләргә психологик ярдәм күрсәтүнең вакытында һәм һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итү.
2024 елда Татарстан Республикасында яшьләр ышаныч телефонына барлыгы 2 752 шалтырату кергән.