Әлмәтлеләргә дәвалау учреждениесендә тиешле профильдәге табиб булмаган очракта эш итү тәртибен аңлаталар

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Медицина күрсәткечләре булган очракта, диагностика һәм дәвалау чаралары, табиб - белгечләр консультацияләре ММИ полисы буенча дәүләт гарантияләре программасы кысаларында беркетү урыны буенча поликлиникада бушлай уздырыла.

Әгәр поликлиника базасында диагностика һәм дәвалау чараларын үткәрү мөмкин булмаса, медицина учреждениесе иминләштерелгән затны җитешмәгән медицина хезмәтләрен күрсәтү өчен билгеләнгән тәртиптә башка медицина оешмасына җибәрә.

Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында консультация алуда кыенлыклар килеп чыкса, бүлек мөдире, поликлиниканың баш табибы яки аның урынбасарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук сез сезгә ОМС полисы биргән иминият медицина оешмасына мөрәҗәгать итә аласыз.

Бик мөһим! Медицина ярдәме белән проблемалар килеп чыкса, иминият вәкиленә мөрәҗәгать итәргә яки 8-800-500-03-03 (Россия буенча шалтырату бушлай) телефоны буенча шалтыратырга киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International