Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә атналык киңәшмәдә сөйләде.
ТР рәисе сугышчыларга программа турында мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты.
Исегезгә төшерәбез – программада катнашу өчен теркәлү 2025 елның 30 мартына кадәр ачык. Сайлап алу конкурс нигезендә уза һәм берничә этаптан тора. Барлык нечкәлекләр проект сайтында – batyrlar-rt.ru.
«Батырлар. Татарстан геройлары» - ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» федераль программасы аналогы.