«Язгы каникуллар» оператив - профилактик чарасы кысаларында Әлмәттә физкультура техникумы студентлары һәм 13 нче мәктәп укучылары белән әңгәмәләр узды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре укучыларга төбәктәге юл-транспорт һәлакәтләренең актуаль статистикасы турында җентекләп сөйләделәр, аварияләрнең сәбәпләренә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нәтиҗәләренә игътибарны юнәлттеләр. Күрсәтмәлелек өчен тематик фильмнар күрсәтелде. Моннан тыш, һәр катнашучы җәяүлеләр һәм индивидуаль мобильлек чараларыннан файдаланучылар өчен юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән белешмәлек алды.