Әлмәттә лифтларны масштаблы алмаштыру башланды

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

2025 ел планында - Әлмәтнең 11 йортында 28 лифтны алыштыру, узган ел 5 лифт кына яңартылган.

Лифтларны түбәндәге адреслар буенча алмаштыру планлаштырыла:

  • Ленин ур., 108 й.
  • Ленин ур., 123 в й.
  • Шевченко ур., 130 й.
  • Ленин ур., 137 й.
  • Ленин ур., 139б й.
  • Ленин ур., 139 й.
  • Төзүчеләр пр., 23 й.
  • Тынычлык ур., 17 й.
  • Тынычлык ур., 1 й.
  • Ленин ур., 135 й.
  • Шевченко ур., 124.

Яңа лифтлар үз срогын үтәгән иске лифтларга алмашка киләчәк.

20 лифтны яңарту Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарыла. Капиталь ремонт буенча төбәк программасы кысаларында тагын 8 лифт алыштырылачак.

Яңарту эшләре башланды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International