Үзәк банк хезмәткәрләре кешеләргә шалтыратмый!

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Үзәк банк беркайчан да гражданнарга шалтыратмый! Бу турыда инде мең тапкыр кисәтеп куйганнардыр, ләкин, кызганычка каршы, бу иске хәйләгә һаман да кешеләр эләгә әле!

Әгәр сезгә Россия банкы исеменнән шалтыратсалар һәм шәхси мәгълүматлар, карта мәгълүматлары бирүне яки нинди дә булса операцияләр башкаруны сорасалар - бу мошенниклар!

Үзегезнең мәгълүматларыгызны беркемгә дә хәбәр итмәгез, акчагызны таныш булмаган счетларга күчермәгез һәм шундук сөйләшүне туктатыгыз!

Исегездә тотыгыз: сезнең финанс иминлегегез - сезнең кулда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International