Курс җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев, Россиянең һәм Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, К.Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты.
Уку формасы – читтән торып. Уку белем алу турындагы килешү нигезендә Казанда – Г.Камал театрында (актёр һәм режиссура осталыгы, тулы көн) һәм Мәскәүдә – ГИТИСта (профильле һәм гомуми белем бирү предметлары, сессия елына 2 тапкыр) оештырыла. Сайлап алу татар телендә уза. (программа: шигырь, мәсәл, проза, шулай ук вокаль һәм пластик номерлар).
Сайлап алу һәм керү имтиханнарында мәктәп, урта махсус һәм югары иҗади уку йортын тәмамлаучылар катнаша ала.