"Креатив процесслар фабрикасы" ЯҮдә бәхет декадасы һәм 20 март Халыкара бәхет көне уңаеннан МХО штаблары волонтерлары эшчәнлеген тануга юнәлдерелгән "Җиңүгә бәхет белән" чарасы узды.
Бу аларның хезмәтләрен һәм казанышларын билгеләп үтү, аралашу һәм тәэсирләре белән уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек. Уңай атмосфера тудыру һәм кешеләрне алга таба волонтерлык эшчәнлегенә рухландыру өчен төрле активлыклар, мастер-класслар, интерактив һәм концерт программалары оештырылды!