“Нефтьче“ мәдәният сараенда шәһәребез юбилеена багышланган бәйрәм узды

2013 елның 8 ноябре, җомга
Бүген “Нефтьче” мәдәният сараенда Әлмәт шәһәренең 60 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды. Ел дәвамында сәяси, иҗтимагый, икътисади, рухи– мәдәни юнәлешләрдә башкарылган эшләргә йомгак ясау, нефтьчеләр каласы төзелешенең башында торган ветераннарны, тырышып хезмәт итүчеләрне бүләкләүгә багышланган бәйрәм, район һәм шәһәр, республика сәнгать осталарының чыгышлары белән үрелеп, тарихи елъязмада үз урынын алды.

Чара Әлмәтнең тарихын, бүгенгесен чагылдырган кинофильм белән башланып китте. Залда утыручыларга телеэкран аша ТР Президенты Рөстәм Миннеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка абруйлы җитәкчеләрнең тәбрикләүләре ирештерелде. Н.Е.Прец җитәкчелегендәге духовой оркестр башкаруында “Тантаналы марш” яңгыраганнан соң сәхнәгә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов күтәрелде. Ул калабызның тарихи, әдәби яссылыкта гына түгел, сәяси һәм икътисади планда да Татарстан шәһәрләренең иң абруйлысы булуын, аеруча соңгы дистә елда, нигездә, “Татнефть” ААҖ , башка өлкәләрдә хезмәт куючылар белән берлектә күп тармаклы промышленность индустриясе сафка басуын ассызыклады, шәһәрнең туган көне белән ихластан котлап, рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм чарасы ,әлбәттә инде, бүләкләүләрсез узмый. Район башлыгы ТР финанслар министрлыгының Казначейство департаменты Әлмәт бүлеге җитәкчесе Җәмилә Якуповага “Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы”, “Альметьевский вестник” газетасы редакциясе муниципаль бюджет учреждениесе баш мөхәррире Ландыш Зариповага “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” исемнәрен бирелү турында таныклыклар тапшырды.

Район һәм шәһәребезнең горурлыгы булган мөхтәрәм шәхесләр, ветераннар, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешүчеләр “Әлмәтнең 60 еллыгы” юбилей билгеләре белән бүләкләнде.

Республиканың танылган сәнгать осталары Мирсәет Сөнгәтуллин, Мәсгут Имашев, Алсу Әбелханова, Рафаэль Якупов, шулай ук шәһәр һәм районыбыз җирлегендә яшәп иҗат итүче коллективлар көче белән әзерләнгән концерт программасы барлык әлмәтлеләр өчен дә чын мәгънәсендә бәйрәм бүләге булды.

Фәрдия Хәсәнова , “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International