Тагын 300 укучы көнкүрештә газдан ничек куркынычсыз файдаланырга икәнен белгән

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Әлмәт мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында «ГТК» ҖЧҖ «Әлмәтгаз» ЭПУ вәкилләре тарафыннан оештырылган Ачык газ куркынычсызлыгы дәресләре актив үткәрелә.

Бүген «Адымнар» полилингваль гимназиясендә татарча беренче лекция үтте. 300 башлангыч сыйныф укучысы газ приборларын куркынычсыз куллану кагыйдәләре, газ белән бәйле куркынычлар һәм газ агып чыгу билгеләрен ничек тану турында белделәр.

Бүгенге көндә мондый дәресләр Әлмәтнең 13 мәгариф учреждениесендә узды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International