Әлмәттә республиканың көньяк-көнчыгышындагы Контроль-хисап палаталары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

2023 елдан Татарстан Республикасы Хисап палатасы республиканың тышкы финанс контроле органнары эшчәнлегенә «Находка-КСО» бердәм мәгълүмат системасын кертү буенча эш алып бара.

«Находка-КСО» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә контроль-хисап органнары (КХО) эшчәнлеген автоматлаштыру өчен каралган.

«Находка-КСО» куллану эшне автоматлаштыру, контроль һәм эксперт-аналитик чараларны планлаштыру, әзерләү, үткәрү, анализлау һәм нәтиҗәләрне гомумиләштерү барышында барлыкка килә торган мәгълүматны унификацияләп исәпкә алу исәбенә ачыклана торган хокук бозуларны вакытында бетерү максатында КХО хезмәткәрләре эшенең нәтиҗәлелеген, чараларны үткәрү барышында алына торган белешмәләрнең дөреслеген арттыруны, контрольдә тотуның оперативлыгын тәэмин итә..

Бүген Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетында муниципаль контроль-хисап органнары тарафыннан әлеге программа продуктын куллануны мәгълүмати һәм методологик тәэмин итү кысаларында эшлекле очрашу узды.

Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Хисап палатасының мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы Максим Кореев, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарының Контроль-хисап палаталары вәкилләре катнашты.

Әлмәт, Казан, Чистай, Яшел Үзән һәм Яр Чаллы «Находка-КСО» бердәм мәгълүмат системасын куллануда беренчеләрдән булып сынау районнары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International