Югары маневрлылыкка ия бу транспорт чаралары мобиль отрядлар тарафыннан разведка чараларын башкару һәм турыдан-туры орыну линиясендә оператив хәрәкәт итү өчен кулланылачак.
Сугышчылар гомуми бәясе 5 миллион сумнан артык булган 30 кросс мотоциклы алачак. Мототехника дүрт бүлекчә өчен каралган: 23 мотоциклны якын көннәрдә җибәрәчәкләр, тагын 7сен киләсе җибәрү белән китерәчәкләр.
Хәрби бүлекчәләрне мототехника белән тәэмин итүдән тыш, йөк составына техник чаралар, элемтә чаралары, БПЛА, автомобиль шиннары, инструментлар, медикаментлар, азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена чаралары, бензин генераторлары, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм, әлбәттә, өй күчтәнәчләре кергән.
Гуманитар йөкнең гомуми бәясе 15 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Йөк волонтерлар, оешмалар, предприятиеләр һәм Әлмәтнең битараф булмаган халкы ярдәме белән формалаштырылды.
Исегезгә төшерәбез, бу инде Әлмәттән махсус хәрби операция башланганнан бирле 42 нче җибәрү.