Бүген Экология һәм төзекләндерү департаменты белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә, язгы бозга чыгу очракларын булдырмау максатында рейд үткәрделәр.
Һава торышының җылынуына, шулай ук боз структурасының сизелерлек үзгәрүенә һәм ерганаклар барлыкка килүгә карамастан, халык, сулыкларга чыгып, үз гомерләрен куркыныч астына куюларын дәвам итә!
Кичә Татарстанда боз астына төшеп 3 кеше һәлак булды! Яз башыннан республикада 6 фаҗигале очрак теркәлгән инде!
Тормышыгызны куркыныч астына куймагыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Балаларга язгы бозга чыгу мөмкин түгеллеген аңлатыгыз!